Онлайн трансляция

Свернуть

Лаеш районында янгын: дачага ут капкан

Лаеш районында янгын: дачага ут капкан

https://tnv.ru

29 Июнь 2023, 15:20

447

0

Лаеш районында янгын: дачага ут капкан
Лаеш районы Матюшино авыл җирлегенә караган утрауда дача янган. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын чыгу турында хәбәр 10:39да чыга. Урынга Лаеш гарнизонының коткару машиналары килгән. Янгын сүндерүчеләр йортка Идел елгасының бер ермагын кичеп җитә. Ут тулысынча 13:30 сәгатьтә сүндерелгән.

Утны сүндерер өчен коткаручылар 3 мотопомпасы, 5 РСК-50 кулланыла.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, ут 100 квадрат метр мәйданны биләп алган, зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Фото: t.me/mchstatarstan

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар