Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда июль яшенле яңгыр белән башланырга мөмкин

Татарстанда июль яшенле яңгыр белән башланырга мөмкин

https://tnv.ru

30 Июнь 2023, 16:10

83

0

Татарстанда июль яшенле яңгыр белән башланырга мөмкин
1 июль Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр яву ихтималы бар. Кайбер районнарда көндез яшен яшьнәячәк. Җил 15-20 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +14.+19 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +22.+27 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә +14.+17 градус көтелә. Көндез Республика башкаласында һава +23.+26 градуска кадәр җылыначак.

Фото: chudo-prirody.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар