https://tnv.ru
04 Июль 2023, 09:15
90
0
![Татарстанда хәбәрсез югалган 78 яшьлек бабайны эзлиләр](https://s.tnv.ru/iblock/622/622c510c3390e9b8093a2b3d76652e25/8064B26B_AC61_484C_9ED3_75176E8BFB9D.jpeg)
2 июль көнне Казанда 78 яшьлек Рәшит Гыйниятуллин югалган. Аны әле һаман тапмаганнар. «Лиза алерт» эзләү отряды битараф булмаган казанлылар ярдәменә өмет итә.
Волонтерлар социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, бабайның озынлыгы 173 сантиметр, ул ябык гәүдәле; күзе - көрән, чәчләре - чал. Югалган көнне ул куе зәңгәр свитер, җирән төстәге рубашка, кара чалбар һәм аяк киеме, сары кепкадан булган.
Бабайга медиклар ярдәме кирәк, ул хәтерен югалткан дигән фараз бар.
Рәшит Гыйниятуллины күргән, аның кайда булуын белгән кешеләрне түбәндәге номер буенча шалтыратырга сорыйлар:
(800) 700-54-52 (шалтырату бушлай) яисә 112.
Фото: vk.com/la_tatarstan

Бүлешергә
Комментарии 0