https://tnv.ru
04 Июль 2023, 17:17
288
0

Быел Татарстанның кайбер районнарында аномаль корылык күзәтелә. Анда җәйнең беренче аенда яуган явым-төшемнәр күләме норманың 50%на да җитә алмый. Мәсәлән, Азнакай, Ютазы, Мөслим районнарында хәл шундый.Нигә Татарстанга яңгырлар килми? Бу сорауны «Татар-информ» хәбәрчесе КФУ профессоры, метеоролог Юрий Переведенцевка биргән.
Метеоролог әйтүенчә, Татарстанда яңгырны антициклон "яудырмый". Аның тәэсирендә бу көннәрдә Мәскәү суда "йөзә".
Ә Татарстанда +30 градус тирәсе һава торышы исә июльнең беренче ункөнлегендә сакланачак әле. Температура климатик нормадан 4-5 градуска артып китәчәк, дип фаразлый белгечләр.
Юрий Переведенцев мондый аномаль җылылыкны һава торышының антициклональ булуы белән аңлата. Бу күренеш җирнең нык җылынуы, кояшның көчле яктыртуы һәм көннәрнең болытсыз торуыннан гыйбарәт.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0