https://tnv.ru
06 Июль 2023, 09:50
Кичә Азнакай районындагы Күктәкә авылы янында, Ык күлендә ике бертуган: кыз һәм малай батып үлгән. Аларның икесенә дә 18 яшь булган. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Урында Азнакайның коткару гарнизоны эшли. 18:34тә су төбеннән егетне табып алалар. Бүген иртәнге 6дан алар икенче гәүдәне эзләүне дәвам итәчәк.
Ык елгасы Күктәкә авылы янында тиз ага, өстәвенә суы әйләнмәле дә. Яр буенда беркем дә булмый. Егет һәм кызны елганың икенче ярында — Башкортстан җирендә балык тотучы ир-ат күреп алган. Бертуганнар су кергән җир моның өчен җиһазландырылмаган була.
Фото: t.me/mchs_tatarstan

Бүлешергә
Комментарии 0