Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның Азнакай районында тагын бер кеше батып үлгән

Татарстанның Азнакай районында тагын бер кеше батып үлгән

https://tnv.ru

06 Июль 2023, 16:51

136

0

Татарстанның Азнакай районында тагын бер кеше батып үлгән
Бүген иртән Азнакай районы Буралы авылы янында Буралы елгасында коткаручылар ир кеше гәүдәсен тапканнар. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урынга килгән Азнакай гарнизоны коткаручылары судан 69 яшьлек ир-атның гәүдәсен чыгара. Аны ярдан дүрт метр ераклыкта табалар.

Ул җир коену өчен җиһазландырылмаган була. Фаҗиганең беренчел сәбәбе – су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, дип белдертәләр ведомствода.

Фото: t.me/mchs_tatarstan

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар