Онлайн трансляция

Свернуть

Әлмәттә куркыныч хәл: "зебрадан" узып баручы 5 яшьлек кызны бәрдереп киткәннәр - видео

Әлмәттә куркыныч хәл: "зебрадан" узып баручы 5 яшьлек кызны бәрдереп киткәннәр - видео

https://tnv.ru

07 Июль 2023, 12:30

Әлмәттә куркыныч авария булган: «зебрадан» узып баручы 5 яшьлек кызны чит ил машинасын йөртүче ир-ат бәрдергән. Куркыныч видеоны бер машинаның видеорегистраторы яздырып алган. Ул видео социаль челтәрләрдә таралды.

Әлеге кадрларда күренгәнчә, авария светофорсыз юл участогында килеп чыккан. Җәяүлеләр юлны кичкәндә, сул яктан килүче машиналар туктап калган.

Сабый юлны бертуган апасы белән үткән. Әмма бер мизгелдә кыз-бала аңардан аерылып, алга йөгергән. Шунда ук уң яктан килгән бер машина кыз өстенә менә. Ул калган ике җәяүлене бәрдерми.

Nissan машинасында рульдә 43 яшьлек йөртүче булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә сабый күпсанлы авыр җәрәхәтләр алган. Аны хастаханәгә алып китәләр. Бу хакта Татарстанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Фото: соцсети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар