https://tnv.ru
11 Июль 2023, 13:20
46
0

Керәшен мәдәниятенең быелгы «Питрау» XXV республика бәйрәмендә чыгыш ясаячак эстрада артистлары билгеләнгән. Аларның исемнәрен «Татар-информ» үткәргән матбугат конференциясендә атадылар.
«Быел эстрада артистларыннан бәйрәмдә Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, Резедә Шәрәфиева, Миңгол Галиев, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов чыгыш ясаячак. Керәшен артистларының бөтенесе чакырылган. Исемлектә барлыгы 52 җырчы. Барысы да килер, дип өметләнәбез», — дип сөйләгән Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов.
Танылган керәшен артистларыннан исә Питрауда Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Лена Бичарина, Вадим Захаров, Марина Карпова, Римма Никитина һәм башкалар катнашачак. Степан Спиридонов бәйрәм мәйданында 5 сәхнә корылганын әйтте. Эстрада артистлары шуларның дүртесендә җырлаячак. Алар бер сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, чираттагысына күчәчәк.
Бәйрәмдә эстрада артистларыннан тыш, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Татарстанның 20 районыннан һәм шәһәреннән, Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, Самара өлкәсеннән һәм Красноярск краеннан 50дән артык фольклор коллективлары чыгыш ясаячак.
Республикакүләм «Питрау» бәйрәме елдагыча Мамадыш районы Җөри авылында узачак. Оештыручылар 50 меңнән артык кунак килүен көтә.
Фото: Туганайлар

Бүлешергә
Комментарии 0