Онлайн трансляция

Свернуть

Тәтеш халкы суга тилмерә

Тәтеш халкы суга тилмерә

https://tnv.ru

12 Июль 2023, 17:28

35 градуслык челләдә бер тамчы суга тилмерәләр. Тәтеш халкы безнең редакциягә шундый зар белән мөрәҗәгать итте.

Мондый хат узган ел да килгән иде. Проблема ел саен кабатлана. Ашарга-эчәргә дә, керләр юарга да, бакчага сибәргә дә сулары юк. Гәрчә район Идел елгасы буенда гына урнашкан, запаслар да җитәрлек кебек, 18 скважиналары бар. Халык хәлнең мөшкеллеген җитәкчелекнең тиешле чаралар күрмәвенә сылтый. Ә алар, төп сәбәп — быелгы җәйнең артык коры килуендә ди.

Ни өчен халык эчәргә дә суны башка районнардан ташырга мәҗбүр? Хәлне тамырдан үзгәртеп буламы? Мәсьәләгә ачыклыкны Инзилә Хөсәинова кертергә тырышты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар