https://tnv.ru
12 Июль 2023, 17:36
100
0

Казанда яшәүче хатын-кыз юлдашлар эзләү сервисында мошенникларның хәйләсенә эләккән. Зыян суммасы 100 мең сум тирәсе тәшкил итә. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
32 яшьлек хатын-кыз күрше шәһәргә барырга теләгән. Моның өчен махсус кушымтада сәфәрен броньлаган. Берникадәр вакыттан соң аның белән машина йөртүчесе элемтәгә керә һәм баруны түләү өчен сылтама җибәрә. Зыян күрүче электрон адрес буенча үз банк картасының номерын кертә. Шуннан соң хатын-кызның счетыннан 100 мең сумга якын акча "оча".
Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзләү өчен тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары үткәрә.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0