Онлайн трансляция

Свернуть

Көчле давыл аркасында Әгерҗе районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Көчле давыл аркасында Әгерҗе районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

https://tnv.ru

13 Июль 2023, 14:21

179

0

Көчле давыл аркасында Әгерҗе районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде
Татарстанның Әгерҗе районында уңайсыз һава шартлары аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу хакта район башкарма комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, кичә Әгерҗедә иртән көчле давыл узды. Көне буе шәһәрне давылдан соңгы харәбәләрдән арындырдылар, ләкин район өчен әле берничә көн эшләрлек эш калды.

Җил йортларның түбәсен алып ташлый, калайларын сүтә, машиналарга агачлар ава, берничә урында электр чыбыклары өзелә. Шул сәбәпле, 8 мең ярым кеше яшәгән 366 йорт утсыз калды. Алар арасында мәктәп белән балалар бакчалары да бар. Районда көн үзәгендә Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең планнан тыш утырышы узды. Әгерҗедә хәбәрчебез Илгиз Шәкуров эшләде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар