Онлайн трансляция

Свернуть

Казан янында КАМАЗ капланган: йөртүчесе һәлак

Казан янында КАМАЗ капланган: йөртүчесе һәлак

https://tnv.ru

14 Июль 2023, 13:28

110

0

Казан янында КАМАЗ капланган: йөртүчесе һәлак

Казан янында КАМАЗ катнашында авария булган: фураның йөртүчесе һәлак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына юл һәлакәтенең шаһитләре хәбәр иткән.

Фаҗига төн уртасында Чистай-Казан юлының 16 нчы чакрымында булган. КАМАЗ автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалта һәм юл читенә төшеп китә. Нәтиҗәдә, машина әйләнеп капланган.

Шаһитләр әйтүенчә, урынга килгән коткаручылар автомобильнең ишеген каерып ачкан. Йөртүчесе һәлак булган.

Фото: Татар-информ



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар