Онлайн трансляция

Свернуть

Курган өлкәсендә янгын булган Эчкен Йолдыз авылында яңа төзелә торган йортка килен төшерделәр

Курган өлкәсендә янгын булган Эчкен Йолдыз авылында яңа төзелә торган йортка килен төшерделәр

https://tnv.ru

14 Июль 2023, 14:22

Курган өлкәсендә булган янгыннан соң Эчкен Йолдыз авылында беренче йортны төзеп бетерделәр. Башкаларында эш дәвам итә. Хәзер авыл зур бер төзелеш мәйданын хәтерләтә. Йортлар да, социаль объектлар да салына.

Бу атнада өлкәгә Васыйл Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация барды. Яңа йортка күчкән гаиләнең хәлен белделәр, яңа ФАП ачылышында катнаштылар, яшьләрне никахлары белән котладылар.

Авыл 7нче май төнендә янды. Ул чакта 600 кеше йорт-җирсез, мал-мөлкәтсез калды. Татарстан һәм Курган өлкәсе белән берлектә, хәйриячеләр ярдәме белән авылны яңадан торгызалар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар