Онлайн трансляция

Свернуть

Синоптиклар атна башында татарстанлыларга нәрсәгә әзерләнергә кирәклеген әйтте

Синоптиклар атна башында татарстанлыларга нәрсәгә әзерләнергә кирәклеген әйтте

https://tnv.ru

17 Июль 2023, 09:47

Дүшәмбе, 17 июльдә, Татарстанда яшәүчеләргә кулчатырлар кирәк булачак, чөнки кайбер урыннарда яңгырлар, аерым районнарда яшенле яңгырлар узачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлавынча, төнлә ТРда һава температурасы +12..+17 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +20..+25 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә +15..+17 градуска кадәр суытачак. Көндез Татарстан башкаласында һава +23..+25 градуска кадәр җылыначак.

Фото: animals.pibig.info


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар