https://tnv.ru
15 Август 2019, 16:54
266
0
Казан Кремле янында 1552нче елда Казанны саклаучылар истәлегенә һәйкәл куелачак дигән таш юкка чыккан.
![Казанны саклаучыларга һәйкәл куелачакмы?](https://s.tnv.ru/resize_cache/12863/372cffca02c6cd34fde6fd3f308be2df/iblock/b82/68376771_3001510173224839_4102361617914658816_n.jpg)
Facebookта “Татарстан” дигән группадагы милләттәшләр үз каршылыгын белдереп күп комментарияләр язганнар.
“Әле күптән түгел генә бар иде, бүген йөгерергә чыктым, кирмән астыннан үткәндә ташның булмавына гаҗәпләндем!”, - дип яза берсе.
“Кемнәр алып бәргән икән?”, - яза икенчесе.
Татар җәмәгатьчелеге бу таш урынында, кайчандыр 1552нче елда Казанны яклаучыларга лаеклы булган һәйкәл куелыр дип өметләнә.
- Бүгенге көндә Казан Кремле янында әлеге һәйкәлне кую турында кабул ителгән карар юк –җәмәгатьчелек җибәргән мөрәҗәгәтькә шундый җәвап мәдәният Министрлыгыннан килгән.
фото: Facebook "Татарстан"

Бүлешергә
Комментарии 0