Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда томан хасил булачак

Иртәгә Татарстанда томан хасил булачак

https://tnv.ru

22 Июль 2023, 16:26

23 июль, иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән вак яңгыр яварга мөмкин. Кайбер районнарда томан хасил булачак.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +9..+14 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +21..+26 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә +12..+14 градус көтелә. Көндез Республика башкаласында һава +23..+25 градуска кадәр җылыначак.

Фото: chudo-prirody.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар