Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Вишневский урамында торучылар 3 атна буе су эчендә яшәгән

Казанның Вишневский урамында торучылар 3 атна буе су эчендә яшәгән

https://tnv.ru

24 Июль 2023, 13:50

Казанның Вишневский урамындагы 61нче йортта торучылар 3 атна буе алар су эчендә яшәгән. Июль башында йорт янәшәсеннән уза торган торба тишелеп, су ага башлый.

Тирә-як диңгезгә әйләнә, су подвалларга тула, машина куярга урын калмый. Водоканал, идарәче оешма, коммуналь хезмәтләр ишекләрен озак шакыганнан соң, бүген монда хезмәткәрләр килә, төзәтә башлыйлар.

Ни өчен авария булган урынга авария бригадалары 3 атна буе килеп җитә алмый? Моны хәбәрчебез Рания Абдрахманова ачыкларга тырышты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар