Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда беренче тапкыр Россия волонтерларының өйрәнүләре башланды

Казанда беренче тапкыр Россия волонтерларының өйрәнүләре башланды

https://tnv.ru

24 Июль 2023, 14:41

111

0

Казанда беренче тапкыр Россия волонтерларының өйрәнүләре башланды
Казанда беренче тапкыр Россия волонтерларының өйрәнүләре башланды. Татарстанга ил төбәкләреннән иң кирәкле эш - югалган кешеләрне эзләүчеләр җыелды. 10 төбәк - 80 белгеч. Һәммәсе зур тәҗрибәгә ия кешеләр.

Уникаль тарихлар турында сөйлиләр. Шуларның берсе - күрше Удмуртиядә булган хәл. Монда 9 ел инде 14 яшьтә югалган кызны эзлиләр. Татарстанда 2 тапкыр югалган малайны тапканнар.

Эзләү - бик катлаулы эш. Шуңа күрә алар ел саен илнең бер төбәгенә җыелып, күнекмәләрен ныгыта, тәҗрибә уртаклаша. Хәзер илнең 46 шәһәрендә эзтабарлар үзәге эшли. Анда 3 меңгә якын волонтер теркәлгән.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар