Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада торак йортта газ шартлаганнан соң җинаять эше кузгатылды

Түбән Камада торак йортта газ шартлаганнан соң җинаять эше кузгатылды

https://tnv.ru

25 Июль 2023, 13:47

Түбән Кама шәһәрендә көнкүреш газы шартлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Исегезгә төшерәбез, бүген иртән Түбән Камада күпкатлы торак йортта газ шартлаган иде.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, шартлау булганчы 26 яшьлек ир-ат балконга тәмәке тартырга чыккан, аны шартлау дулкыны урамга чыгарып аткан.

Тикшерүчеләр «иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзер газ чыгу чыганагы ачыклана.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар