Онлайн трансляция

Свернуть

Кеше үлеменә китергән давылның кайчан кабатлана алуын әйттеләр

Кеше үлеменә китергән давылның кайчан кабатлана алуын әйттеләр

https://tnv.ru

01 Август 2023, 09:02

Татарстан Гидрометүзәге башлыгы Феликс Гоголь республика территориясендә җил, яшен һәм боз көчәюнең кабатлануы ихтималлыгы турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, 29 июль Идел буе төбәкләрендә чыккан давыл 9 татарстанлының гомерен өзде.

«Алдагы көннәрдә мондый куркыныч күренешләр көтелми, әмма август аенда, әгәр артык җылы һава массаларына салкын һава килсә, бик мөмкин», — дип Феликс Гоголь сүзләрен «Татар-информ»җиткерә.

Гоголь билгеләп үткәнчә, узган шимбәдә булган һәлакәткә атмосфера фронтлары бәрелешү сәбәпче булган.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар