https://tnv.ru
01 Август 2023, 13:17
209
0

Татарстан әле һаман шимбә кичендә булган давыл шаукымында яши. Ул китергән зыянны бетерү белән шөгыльләнәләр.
Кичә Яшел Үзән районында Яльчикта ял иткәндә өстенә агач төшеп һәлак булган Айрат Хәялиев белән хушлаштылар. Күптән түгел генә аның туганы Ленар Вахитовны соңгы юлга озатканнар.
Питрәч районында яшәүче гаилә - 32 яшьлек әни кеше һәм аның ике нәни баласын — туган яклары — Башкортстанда җирлиячәкләр. Шимбә дулаган давыл Марий Элның Яльчик күле буенда 10 кешенең гомерен өзә, шуларның 8е — Татарстаннан. Араларында 3 бала, берсе быел гына туган булган.

Бүлешергә
Комментарии 0