Онлайн трансляция

Свернуть

Ришат Фазлыйәхмәтов: "Фирдүс тырышса да, без Тәтишка белән бергә түгел"

Ришат Фазлыйәхмәтов: "Фирдүс тырышса да, без Тәтишка белән бергә түгел"

https://tnv.ru

08 Август 2023, 17:44

Ришат Фазлыйәхмәтов һәм "Тәтишка" (үз исеме Эльмира) арасындагы мөнәсәбәтләргә нокта куела бугай.

Исегезгә төшерәбез, Ришат һәм Эльмира аерылышырга теләүләре турында хәбәр иткәннәр иде.

Фирдүс Тямаев Ришатны да, "Тәтишка"ны да Питрәчтәге концерт барышында сәхнәгә чакыра һәм татулаштырырга тырыша. Җырчы исә, парга юк-бар өчен талашмаска һәм тату гына яшәргә киңәш бирә. Фирдүс аларны шулкадәр татулаштырырга теләде ки, хәтта Ришат Эльмирага тезләнеп, "Мин сине яратам" диде.

"Тәтишка" үзенең социаль челтәрләрдәге битендә бу хәлгә аңлатма биргән. "Концертка эшләргә барган идем, чак кына кәләш булып кайтып китмәдем. Фикерләр белән җыелгач, барысын да сөйләрмен", - дип язган җырчы. 

Менә Ришат та җавапсыз калмады. "Фирдүс Тямаевка рәхмәт кенә әйтәсе килә. Ул безне сәхнәгә чыгарып дуслаштырмакчы иде. Әмма, без "Тәтишка" белән бергә түгел", - дип сөйли җырчы.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар