Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлыларга эссе көннәрнең кайчан бетәчәген фаразладылар

Татарстанлыларга эссе көннәрнең кайчан бетәчәген фаразладылар

https://tnv.ru

15 Август 2023, 13:14

Атна ахырында Татарстанда салкынча һава торышы урнашачак. Мондый фаразларны ТАСС журналисты белән әңгәмәдә "Фобос" үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус хәбәр итте.

Михаил Леус сүзләренчә, шимбә 19 августта атмосфера фронты көньюкка күчәчәк, шуңа кыска вакытлы яңгырлар көтелә, суытачак та.

Якшәмбе 20 августта явым-төшемнәр туктаячак, әмма температура түбән калачак.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар