https://tnv.ru
18 Август 2023, 09:51
433
0

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе алдагы көннәргә Республикада һава торышы фарарлары белән бүлеште.
Мәсәлән, бүген, кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин. Көндез 34 градус эсселек сакланачак. 19 августта көчле җил һәм яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Көндезге һава температурасы +24..+29 градус тәшкил итәчәк.
20 август якшәмбе көнне көндез явым-төшем ихтималы аз. Төньяк һава агымнары температураны шактый төшерәчәк: төнлә +7..+12 градуска кадәр суыта, көндез +20..+25 градустан югары булмаячак.
Киләсе атна башында, 21 августта, шундый ук һава торышы сакланачак - явым-төшемсез, көндезге температура +20..+25 градус.
Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Бүлешергә
Комментарии 0