https://tnv.ru
25 Август 2023, 17:02
57
0

Тагын бер Татарстан егете Россия Герое булды! Илебезнең батыр хәрбиләре исемлегендә хәзер Рәсим Баксиков та бар. Якташыбызга дәрәҗәле исем Курск бәрелешендә җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантанада бирелде. Батырга Дәүләт бүләген ил президенты Владимир Путин шәхсән тапшырды.
Рәсим Баксиков — Татарстанның Алексеевск районы Биләр авылы егете. Казан танк училищесын тәмамлаган. Махсус хәрби операция башланганнан бирле CВО зонасында хезмәт итә.
Быел җәй көне ул хезмәттәшләре белән бергә бер танкта Украина кораллы көчләренең 8 хәрби техникасын юк итте. Шушы казаныш өчен алар Россия Геройлары булды. Рәсим Баксиков һәм аның батырлыгы турында — киләсе материалда.

Бүлешергә
Комментарии 0