Онлайн трансляция

Свернуть

Казан халкы идеаль минималь хезмәт хакын атаган!

Казан халкы идеаль минималь хезмәт хакын атаган!

https://tnv.ru

31 Август 2023, 10:04

234

0

Казан халкы идеаль минималь хезмәт хакын атаган!
SuperJob Казан халкыннан идеаль минималь хезмәт хакын сорашкан, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Алар фикеренчә, хезмәт хакы 37,3 мең сумнан ким булмаска тиеш.

Бу 2024 елда булачак индексациядән соң чын МРОТтан ике тапкыр диярлек артык. Хәзер ул 19 242 сум тәшкил итә.

Сервис шулай ук Россиянең төрле төбәкләрендә көтелгән МРОТ суммасы буенча рейтинг әзерләгән. Мәскәү халкы хезмәт хакы буенча идеаль минимум дип 44,2 мең сумны саный. Владивостокта — 43,9 мең һәм Хабаровскида — 42,4 мең.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар