Онлайн трансляция

Свернуть

ТРда халыкның реаль хезмәт хакы 11,5%ка арткан

ТРда халыкның реаль хезмәт хакы 11,5%ка арткан

https://tnv.ru

04 Сентябрь 2023, 17:50

93

0

ТРда халыкның реаль хезмәт хакы 11,5%ка арткан
Татарстанда 2023 елның гыйнварыннан июньгә кадәр халыкның реаль хезмәт хакы 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,5% ка арткан. Әлеге мәгълүматларны Татарстанстат бастырып чыгарды.

Уртача хезмәт хакы аена 57 500 сум тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда 16,4%ка күбрәк.

Моннан тыш, 2023 елның беренче яртыеллыгында реаль хезмәт хакы еллык күрсәткечтә 6,8%ка арткан. Июнь аенда уртача күрсәткеч 62 600 сум тәшкил итә.

Реаль хезмәт хакы - инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып көйләнгән сумма.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар