Онлайн трансляция

Свернуть

12 сентябрь Татарстанда яңгырлар явачак!

12 сентябрь Татарстанда яңгырлар явачак!

https://tnv.ru

11 Сентябрь 2023, 15:44

Иртәгә, 12 сентябрьдә, Татарстанда яшәүчеләргә кулчатырлар кирәк булырга мөмкин, чөнки яңгырлар яву ихтималы көчле. Җил тизлеге 14 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +5..+10 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +16..+21 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә +8..+10 градус көтелә. Көндез Республика башкаласында һава +19..+21 градуска кадәр җылыначак.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар