Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда җәйдәгечә җылы булачак

Иртәгә Татарстанда җәйдәгечә җылы булачак

https://tnv.ru

14 Сентябрь 2023, 17:30

Иртәгә, 15 сентябрьдә, Татарстанда явым-төшемнәр көтелми, һава +24 градуска кадәр җылыначак.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +4..+9 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +19..+24 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә +4..+6 градус көтелә. Көндез Республика башкаласында һава +22..+24 градуска кадәр җылыначак.

Фото: Алинә Шиһабетдинова

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар