Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда йортларга кайчан җылылык биреләчәге билгеле булды

Казанда йортларга кайчан җылылык биреләчәге билгеле булды

https://tnv.ru

18 Сентябрь 2023, 10:50

323

0

Казанда йортларга кайчан җылылык биреләчәге билгеле булды
Казанда җылыту сезонын биш көн дәвамында тышкы һаваның уртача тәүлеклек температурасы +8 градуска җиткәч башларга җыеналар. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта Казанда барлык 635 мәгариф учреждениесе һәм 116 сәламәтлек саклау объекты җылыту сезонына әзер һәм, кирәк очракта, вакытыннан алда сезон башларга әзерләр.

Кышка үзәк җылыту аша эшләүче 5 523 торак йортның 5 520се әзерләнгән, бу 99,9% тәшкил итә. Калган йортларда әзерлек 20 сентябрьгә кадәр тәмамланачак.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар