Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак

Иртәгә Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак

https://tnv.ru

18 Сентябрь 2023, 16:55

Иртәгә, 19 сентябрьдә, Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак, шуңа явым-төшем ихтималы түбән. Җил тизлеге 14 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +4..+9 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +14..+19 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә +5..+7 градус көтелә. Көндез Республика башкаласында һава +16..+18 градуска кадәр җылыначак.

Фото: koshka.top

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар