https://tnv.ru
19 Сентябрь 2023, 11:06
Татарстанда яшәүче Чулпан һәм Иршат Хәнифовлар гаилә институтын ныгытуда һәм балалар тәрбияләүдә зур хезмәтләре өчен «Ата-ана даны» ордены медальләренә лаек булды. Тиешле указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйган.
Исегезгә төшерәбез, «Ата-ана даны» ордены медале 2010 елда гамәлгә кертелде.
«Ата-ана даны» ордены медале белән дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар яки уллыкка алучылар бүләкләнә. Шулай ук бу бүләк гаилә институтына башкача өлеш керткән очракларда да бирелә.
Фото: kremlin.ru

Бүлешергә
Комментарии 0