Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда шактый җылытачак

Иртәгә Татарстанда шактый җылытачак

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2023, 16:24

53

0

Иртәгә Татарстанда шактый җылытачак
Иртәгә Татарстанда җил көчәю, урыны белән явым-төшемнәр һәм җылыну көтелә. Җил тизлеге 15-17 м/с. кадәр җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада җитди явым-төшем көтелми, һава температурасы +7...+12 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Урыны белән  -1 градуска кадәр өшетәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы  +20...+25 градус тәшкил итәчәк.


Казанда каршы төнлә +10...+12 градуска кадәр салкын булачак, кайбер урыннарда +7...+ 9 градуска кадәр булырга мөмкин. Көндез Республика башкаласында һава +22...+24  градуска кадәр җылыначак.

Фото: photo.99px.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар