Онлайн трансляция

Свернуть

"Җәйге көз": җылылык кайчанга кадәр сузылыр?

"Җәйге көз": җылылык кайчанга кадәр сузылыр?

https://tnv.ru

21 Сентябрь 2023, 09:20

138

0

"Җәйге көз": җылылык кайчанга кадәр сузылыр?
Татарстанда кабат җәйге һава торышы урнашты. Көндез температура 25 градуска кадәр күтәрелде. Җылы өске киемне җиңелчә күлмәк белән туфлигә алыштыручылар да бар инде.

Көзге эсселекне Скандинавия антициклоны алып килә. Ул Россиянең Үзәк өлешен биләп алган. Синоптиклар ялларда һава температурасы +27гә җитәчәк, дип фаразлый.

Бакчаларда алмагач, слива, чия кабат чәчәк ата, бал кортлары да икенче тапкыр йомырка сала башлаган, урманда гөмбәләр күбәйгән. Табигать могҗизасын хәбәрчебез Алия Хәйретдинова күреп кайтты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар