https://tnv.ru
26 Сентябрь 2023, 13:23
53
0
Татарстан Узбәкстан белән дә багланышларны арттыра. Бу атнада ике арада яңа авиарейс ачылды.
Хәзер самолетлар Казан-Сәмәрканд-Казан маршруты буенча очачак. Сәмәрканд — иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Кытай һәм Европа арасында Бөек Ефәк Юлының үзәк ноктасы булып тора.
2019нчы елда монда КАМАЗның машиналар җыю заводы ачылган иде. Узган атнада Казанга Узбәкстан Премьер-министры килеп китте. Сүз ике арада эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту, студентлар алмашу, туристлар санын арттыру турында барды. Яңа рейс шушы хезмәттәшлеккә юл ача. Тулырак «Татарстан хәбәрләре» репортажында.

Бүлешергә
Комментарии 0