https://tnv.ru
28 Сентябрь 2023, 17:39
83
0
Бүген, 1 октябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә ветераннарга багышлап бәйрәм оештырдылар.
Алар сафында 400дән артык массакүләм мәгълүмат өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр. Һәрберсе Татарстан журналистикасын үстерүгә үз өлешен керткән.
«Татар телевидениесе, татар газеталары һәм журналларының алтын фондларын тәшкил итүче журналистлар сез. Безнең бүгенге журналистиканы мөһим социаль институт иткән күренекле кешеләр», — диде тантаналы чарада ТР Журналистлар берлеге рәисе, ТНВ генераль директоры Илшат Әминев.

Ветераннарга бүләк буларак Татарстанның халык артисты Венера Ганиева һәм аның шәкертләре чыгыш ясады.
Фото: Никита Никитин (ТНВ)

Бүлешергә
Комментарии 0