Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллыда яңа мәктәпкә илтүче юлда тротуар юк, балалар машина юлыннан йөрергә мәҗбүр

Яр Чаллыда яңа мәктәпкә илтүче юлда тротуар юк, балалар машина юлыннан йөрергә мәҗбүр

https://tnv.ru

02 Октябрь 2023, 16:07

103

0

Яр Чаллыда яңа мәктәп төзеделәр, әмма аңа илтүче юлда тротуар юк. Балаларыбыз машина юлыннан йөрергә мәҗбүр, ди 6нчы микрорайонда яшәүчеләр. Сентябрьдә монда көтеп алынган 57нче гимназия ачылды. Ул шәхси йортлардан нибары 1 чакрым ераклыкта урнашкан. Шуның бер өлешендә җәяүлеләр өчен уңайлыклар юк. Ата-аналар район хакимиятенә тротуар салуны сорап мөрәҗәгать итсә дә, ни өчен алынган җавап аларны кәнагатләндерми? Чулпан Касыймовадәвам итә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар