https://tnv.ru
03 Октябрь 2023, 11:46
166
0

Татарстанның Биектау районы җирлеге территориясендә урнашкан коммерцияле булмаган «Якты Яр» бакча бистәсендәге аллеяны ЛДПРның элеккеге җитәкчесе Владимир Жириновский хөрмәтенә атаячаклар. Әлеге мәгълүмат Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында чыккан.
Әлеге документта торак пунктларны киңәйткәндә барлыкка килгән урамнарга исемнәр бирелгән. Тагын бер аллея «Виноградная» исемен йөртәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Владимир Жириновский 2022 елның 6 апрелендә озакка сузылган авырудан соң 75 яшендә вафат булды.
Фото: ru.wikipedia.org
Сезгә ТНВ Татарча YouTube каналында чыккан «Ә син???» тапшыруын тәкъдим итәбез. Алып баручы Әбри Хәбриев кунагыбыз Гөлназ Асаевага кызыклы һәм көтелмәгән сораулар бирә! Шаяру катыш җитди темаларга сөйләшү булды! Рәхим итеп карагыз.

Бүлешергә
Комментарии 0