Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Асылбикә, Каравелла, Аврора һәм Айлана

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Асылбикә, Каравелла, Аврора һәм Айлана

https://tnv.ru

03 Октябрь 2023, 12:15

112

0

Узган атнада, 25 сентябрьдән 1 октябрьгә ккадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 393 бала — 213 малай һәм 180 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 327 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 1200 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4810 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәре арасында Марк, Мирон, Ислам, Эмиль, Ранель, Азамат, Камилла, Софья, Әминә, Амелия, Саида һәм Эмилия булган, ә иң сирәк исемнәр — Рагнар, Кирьян, Арес, Серафим, Яромир, Сабир, Рамин, Айтен, Эрик, Мирай, Кассандра, Вита, Асылбикә, Каравелла, Розалина, Аврора һәм Айлана.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар