Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда беренче кар кайчан явачагы билгеле булды

Татарстанда беренче кар кайчан явачагы билгеле булды

https://tnv.ru

03 Октябрь 2023, 14:34

473

0

Татарстанда беренче кар кайчан явачагы билгеле булды
Бу атна ахырында ук Татарстанда беренче кар яварга мөмкин. Бу хакта «Метео» һава торышына фаразлар бирү үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

Шувалов сүзләренчә, бу Татарстанның төньяк һәм төньяк-көнчыгышына гына кагыла. «Шимбәгә кадәр әйбәт, искиткеч, уртача һава торышы көтелә, кояш та җитәрлек булачак — +15.+17 градус җылы булачак» — дип Шувалов сүзләрен kzn.ru порталы хәбәрчеләре җиткерә.

Моңа кадәр КФУ профессоры Юрий Переведенцев ялларда (7-8 октябрь) Арктикадан салкын һава исүен әйткән иде.

Фото: funart.top

Сезгә ТНВ Татарча YouTube каналында чыккан «Ә син???» тапшыруын тәкъдим итәбез. Алып баручы Әбри Хәбриев кунагыбыз Гөлназ Асаевага кызыклы һәм көтелмәгән сораулар бирә! Шаяру катыш җитди темаларга сөйләшү булды! Рәхим итеп карагыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар