https://tnv.ru
03 Октябрь 2023, 16:01
220
0

4 октябрьдә Россиянең барлык субъектларында халыкны хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә белдерделәр.
Иртәгә сиреналар һәм тавыш көчәйткечләр яңгыраячак. Шулай ук «Внимание всем!» сигналы биреләчәк. Теле һәм радиоканаллары эфирында, шулай ук «МЧС России» мобиль кушымтасында куркынычсызлык буенча мәгълүмат җиткереләчәк.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә халыктан тынычлык саклауны сорадылар. Чара региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге хәбәр итү системаларының эшчәнлеген тикшерү өчен кирәк.
Фото: pxhere.com

Бүлешергә
Комментарии 0