Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда җылыту сезоны башлану көне билгеле

Казанда җылыту сезоны башлану көне билгеле

https://tnv.ru

04 Октябрь 2023, 11:33

221

0

Казанда җылыту сезоны башлану көне билгеле
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә шәһәрдә җылыту сезоны пәнҗешәмбе, 5 октябрьдә башланачагын хәбәр итте.

«Шәһәр җылылык алырга әзер. Торак йортлар һәм социаль өлкә учреждениеләре кышка әзерлек паспортлары алды», дип яза Искәндәр Гыйниятуллин.

Башкарма комитет вәкиле сүзләренчә, балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр җылылыкны узган атнада ук ала башлаган. Социаль өлкәнең 853 объектының 298 инде җылылык бирелә. Аларның күпчелеге балалар бакчалары.

Фото: pxhere.com

Сезгә ТНВ Татарча YouTube каналында чыккан «Ә син???» тапшыруын тәкъдим итәбез. Алып баручы Әбри Хәбриев кунагыбыз Гөлназ Асаевага кызыклы һәм көтелмәгән сораулар бирә! Шаяру катыш җитди темаларга сөйләшү булды! Рәхим итеп карагыз.





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар