https://tnv.ru
04 Октябрь 2023, 14:46
67
0

Яр Чаллы шәһәрендә халык җылылык бирү мәсьәләсе белән борчыла. «Шәһри Чаллы» газетасы шәһәрдә җылылык бирү буенча сорауларга җавап бирә.
«Урамда салкын. Яңгырлар китте. Ял көннәрендә хәтта беренче кар явачак дип фаразлыйлар. Фатирларыбызда оекбашлардан йөрибез! Фатирлар кайчан җылыначак?» — дип зарлана шәһәрдәшләр социаль челтәрләрдә.
Шәһәр башкарма комитеты карары буенча җылылык иң беренче чиратта социаль объектларга җибәрелә. Иң ахырда — йортларга. Урамда һава температурасы 5 көн рәттән +8 торса, фатирлар торбаларына да кайнар су җибәреләчәк. Идарә итү компанияләре әзер тора, дип белдерде башкарма комитет җитәкчелеге.
Фото: ТНВ
Сезгә ТНВ Татарча YouTube каналында чыккан «Ә син???» тапшыруын тәкъдим итәбез. Алып баручы Әбри Хәбриев кунагыбыз Гөлназ Асаевага кызыклы һәм көтелмәгән сораулар бирә! Шаяру катыш җитди темаларга сөйләшү булды! Рәхим итеп карагыз.

Бүлешергә
Комментарии 0