Онлайн трансляция

Свернуть

Зәй районыннан мобилизацияләнгән хәрбине Суворов медале белән бүләкләделәр

Зәй районыннан мобилизацияләнгән хәрбине Суворов медале белән бүләкләделәр

https://tnv.ru

05 Октябрь 2023, 14:45

134

0

Зәй районыннан мобилизацияләнгән хәрбине Суворов медале белән бүләкләделәр
Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Зәй районы Якты Күл авылы егете Суворов медале белән бүләкләнде. Медальне хәрбигә батальон командиры шәхсән үзе тапшырган, дип яза «Новости Заинска».

«Ирем узган елның сентябрендә мобилизацияләнде, инде ике тапкыр ялга кайтты. Мин аның белән бик горурланам һәм аңа терәк булырга тырышам. Ул — бик тырыш һәм кыю кеше, авылда хезмәт белән чыныгып үскәнгә тормыш авырлыкларыннан курыкмый. Аның безнең янга тизрәк исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуын телим», — ди хәрбинең тормыш иптәше Гөлнур.



Фото: zainsk-inform.ru



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар