Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда хезмәт хакы арткан! Күпмегә?

Татарстанда хезмәт хакы арткан! Күпмегә?

https://tnv.ru

09 Октябрь 2023, 11:11

238

0

Татарстанда хезмәт хакы арткан! Күпмегә?
Агымдагы елның гыйнвар — июль айларында Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүчеләрнең (кече эшкуарлык субъектларын да кертеп) реаль хезмәт хакы узган елның шул чоры белән чагыштырганда 12,4 процентка арткан. Татарстанстат мәгълүматлары шуны раслый, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

2023 елның гыйнвар-июль айларында айлык уртача номиналь хезмәт хакы, 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда 17,2 процентка артып, 58 525,3 сум тәшкил иткән.

Шул ук вакытта, июнь белән чагыштырганда татарстанлыларның июль аенда реаль хезмәт хакы 0,9 процентка арткан. Июльдә номиналь эш хакы июньгә караганда якынча 0,3 процентка үскән.

2023 елның беренче җиде ае нәтиҗәләре буенча кунакханә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы иң түбәне (35 712,4 сум, республикадагы уртача күрсәткечнең 61 проценты), ә файдалы казылмалар чыгару өлкәсендәгеләрнең эш хакы иң югарысы (93 431,3 сум, республикадагы уртача күрсәткечтән 59,6 процентка артыграк) булган.

Фото: pxhere.com

Сезгә «Җыр пеш» дип аталган баттл-шоуны тәкъдим итәбез. Яңа сезонда Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов көч сынашты.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар