Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда көннәр начарлана! Кыш иртә киләчәк?

Татарстанда көннәр начарлана! Кыш иртә киләчәк?

https://tnv.ru

10 Октябрь 2023, 16:24

11 октябрьдә Татарстанда яңгырлар явачак, урыны белән юеш кар да көтелә. Җил тизлеге 13 м/с кадәр җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +0..+2 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +2..+7 градус тәшкил итәчәк.

Казанда каршы төнлә +0..+2 градуска кадәр салкын булачак. Көндез Республика башкаласында һава +4..+6 градуска кадәр җылыначак.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар