https://tnv.ru
13 Октябрь 2023, 10:03
Көзнең соңгы ае башында Татарстан халкын кыскартылган эш атнасы көтә. Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгының җитештерү календаре буенча, 2023 елның 4, 5 һәм 6 ноябре эшләми торган бәйрәм көннәре булып тора.
Бу 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрьдә республика Конституциясе көне белән бәйле. 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскара.
Исегезгә төшерәбез, 2005 елдан 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне, ә 1992 елдан 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә.
Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов

Бүлешергә
Комментарии 0