Онлайн трансляция

Свернуть

Хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов: "Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә генә түгел, гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелә"

Хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов: "Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә генә түгел, гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелә"

https://tnv.ru

17 Октябрь 2023, 11:52

52

0

Хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов: "Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә генә түгел, гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелә"
Эксперт, «Зәкәт» хәйрия фонды генераь директоры Булат Мәрданов фондның махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә күрсәткән ярдәме турында сөйләде.

«Бер ел эчендә без 10 миллион сумга якын ярдәм күрсәттек. 22 елның 26 сентябрендә егетләргә ярдәм йөзеннән акция игълан иттек. Республика халкы дәррәү кубып бу эшкә кушылды. Көз айларын, суыкларны һәм егетләр белән аралашкан тәҗрибәне күздә тотып, беренче чиратта, акчаны җылы кием аларга һәм азык-төлеккә тоттык. Мөселман егетләребез анда бик күп. Аларга дип 17 мең данә хәләл тушенка һәм төрле итле боткалар, «коры» ризык җибәрдек. Тулаем 7 тоннага якын ярдәм китте. Моннан тыш хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә дә азык-төлекләтә ярдәм итеп торабыз», — дип сөйләде Булат Мәрданов.

Эксперт сөйләве буенча, азык-төлек һәм кием-салымнан башка хезмәт кораллары, хәрби кирәк-ярак, медицина чаралары һ.б. да җибәрелгән.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен масштаблы патриотик акция старт ала.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар