Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада пошилар юлга чыгу аркасында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте була - видео

Түбән Камада пошилар юлга чыгу аркасында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте була - видео

https://tnv.ru

17 Октябрь 2023, 13:38

60

0

Түбән Камада пошилар юлга чыгу аркасында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте була - видео
Түбән Кама районында кеше үлеменә китергән юл һәләкате урманнан пошилар чыгып йөри торган урында булган. Кичә ЮХИДИ идарәсе һәм Биологик ресурслар комитеты белгечләре ялларда килеп чыккан фаҗигага аңлатма бирде.

Машина юлдан барганда аның каршына поши йөгереп чыга. Шкода автомобиле читкә төшеп китә. Әтиле-уллы 2 кеше һәлак була. Авариядә зыян күргән тагын ике бала — 5 яшьлек кыз һәм 12 яшьлек малайны хәзер ДРКБга күчерделәр.

Ни өчен юлларда кыргый җәнлекләр катнашындагы аварияләрнең саны арта бара? Сорауга җавапны Рания Абдрахманова эзләде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар