https://tnv.ru
17 Октябрь 2023, 18:19
175
0

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров «Все СВОи» марафонында дәүләтнең чиген саклап, бер сәгать шул хезмәттә булу 60 көн ураза тотуга тиң икәнен аңлатты.
«Ватанны сөю — иманнан», дигән хәдисебез бик тә хак, чөнки бу дөньябызга, ватаныбызга карата бәйле. Дәүләтебезнең чикләрен саклаган адәм баласының 1 сәгате 60 көн уразага тиң», — дип сөйләде хәзрәт.
«Ярдәмнәр төрле формада җыела, егетләребезгә озатыла. Бер теләк: асыл каһарманнарыбыз җиңү белән якыннары янына Ватаныбызга әйләнеп катса иде. Минем янга контракт төзегән егетләр дә килә. «Хәзрәт, ничек була икән? Савабын, әҗерен күрәмме икән?» — диләр. Егетләребезнең Аллаһ белән бәйләнеше өзелми. Ул анда якларга, сакларга, төзеклек кылырга дигән изге ният белән бара», — диде ул.
Исегезгә төшерәбез, бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен масштаблы патриотик акция бара.

Бүлешергә
Комментарии 0